13 августта Зәй районы Кармалы аучылык хуҗалыгы территориясендә мөмкинлекләре чикле балалар, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм ведомствоара социаль патронажда торучы балалар өчен ел саен үткәрелә торган “Игелекле эшләр көне” бәйрәме узды.
Бәйрәмнең инициаторы булып, тугыз ел дәвамында кечкенә кунакларны шатланып кабул итүче шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов тора.
“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өчтән алып уналты яшьлек 40тан артык бала өчен анимацион программа оештырдылар.
Очрашуда төрле социаль категорияләрдәге гаилә балалары-күп балалы,тулы булмаган, аз тәэмин ителгән,үсешләрендә һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар, закон белән проблемалары булган балалар катнашты
Анимацион программа барышында балалар мавыктыргыч уен сәяхәтенә киттеләр. Алар спорт эстафеталарында, күңелле конкурсларда, уеннарда, викториналарда һәм бию флешмобларында катнаштылар.
Бигрәк тә тамашачыларга чара ахырында тапшырылган татлы бүләк истә калырлык булды.
Социаль-анимацион программадан тыш, катнашучылар квадрациклларда, күлдә көймәләрдә йөзделәр, ата-аналар белән бергә урман сукмаклары буйлап йөрделәр, шулай ук чарада катнашучылар өчен тәм-томнар әзерләнгән иде.
Очрашу ахырында барысы да истәлекле сувенирлар алдылар.
Хәйрия акциясенә эшмәкәрләр бик теләп алындылар: Рамил Шәрипов барлык балаларга һәм волонтерларга татлы мамык әзерләде, Виктория Маслова җитәкчелегендә “Волшебники” балалар бәйрәмнәре студиясе мавыктыргыч социаль-анимацион программа һәм сабын куыклары тамашасы әзерләделәр. Физик культура һәм спорт идарәсе, шулай ук Яшьләр эшләре идарәсе транспорт белән ярдәм итте.
Чара дәвамында балалар белән бергә Зәй политехник көллиятенең волонтерлар отрядының ярдәме дә алыштыргысыз булды.
Мохтаҗ балаларга елмаю өчен сәбәп бүләк итү-димәк, дөньяны якты, ә балаларны бәхетлерәк итү. Әйдәгез, алар турында ешрак кайгыртыйк. Чит балалар булмый бит.