Зәй районының ”Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Стопкоронавирус” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проект яңа коронавирус инфекциясе һәм сулыш юллары вируслы авыруларының таралуын профилактикалауга,гражданнарның иммунитетларын күтәрүгә юнәлдерелгән.
9 август көнне проектны тормышка ашыру кысаларында, көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар өчен, “Түтәлдә нәрсә үсә” дигән викторина үткәрелде. Чараның төп максаты-сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауны һәм үз сәламәтлегеңне кайгыртуның гади күнекмәләрен формалаштыру.
Чара барышында катнашучылар яшелчә һәм җиләк-җимеш куллануның файдасы һәм кирәклеге турында белемнәрен ныгыттылар.Күрсәтмә материал катнашучыларга викторинаның барлык сорауларына да дөрес җавап бирергә ярдәм итте. Катнашучыларның һәркайсы үзе өчен ниндидер яңалык алды, дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешенең вируслы авыруларны профилактикалауда һәм иммунитетны ныгытуда ярдәм итүләре турында нәтиҗә ясады.