Зәйдә социаль хезмәт алучылар гаҗәеп мультипликация дөньясына чумдылар

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен ”Космос”кинотеатры базасында чираттагы  хәйрия акциясе оештырылды.

Бу юлы  өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегенең бер төркеме “Золушка и заколдованный принц” мультипликацион фильмын карый алды.

Мультфильмнарны карау мульттерапиянең аерылгысыз өлеше булып тора, бу исә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең гомуми  эмоциональ торышына уңай тәэсир итә. Аерым алганда, агрессивлык кими, кәеф яхшыра, үз-үзеңә ышаныч арта, коммуникатив сыйфатлар үсә. Каралган  мультфильм буенча уртак фикер алышу үз гамәлләрен җиңелрәк бәяләргә, геройларга  карата үз хисләрен белдерергә, үз хәлләрен, үз халәтен билгеләү максатыннан, үзеңне әкият геройлары белән чагыштырырга мөмкинлек бирә.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар мультипликация дөньясына чумдылар һәм Золушка турында әкият тарихын караудан ләззәт алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International