Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 23 сентябрь көнне 19 нчы социаль участогында “Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру технологиясе” кысаларында «Репутация белән идарә итү: мин интернетта нинди?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрнең Интернетта һәм социаль челтәрләрдә шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллауларын киңәйтү, Интернетның реаль тормышта репутациягә йогынтысын аңлау. Дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес башында балигъ булмаганнар “онлайн-репутация” төшенчәсе белән таныштылар. «Мин реаль, мин виртуаль» күнегүе барышында яшүсмерләрнең Интернет челтәрендә үз-үзләрен тотышында охшашлыклар һәм аерымлыклар ачыкланды, үз-үзеңне интернетта һәм реаль тормышта тоту һәм кабул итү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. «Репутация белән идарә итү» күнегүен башкарганда катнашучыларга картада тасвирланган ситуация белән танышырга һәм биремне үтәргә: репутацияне арттырырга, репутацияне саклап калырга һәм якларга тәкъдим ителде.
Балалар дәрестә интернетта аралашуның төп кагыйдәләрен актуальләштерделәр, репутация белән идарә итү өчен әһәмияткә ия булган социаль челтәрләрдә хосусыйлык һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында яңа белемнәр алдылар, үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар, интернетның реаль тормышта репутациягә йогынтысы мөһимлеген аңладылар.