Һәр елны сентябрь аеның соңгы атнасында , мөмкинлекләре чикле булган кешеләр- ишетмәүчеләр көне билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә бу вакытларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Мондый диагноз куелган балалар безнең балалар йортында да яши. 2021 елның 27 сентябрь көнне тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлимовна “Йөрәгем белән ишетәм” исемле чара уткәрде. Чарага түбәндәге максат һәм бурычлар куелды: -Яхшылык эшләү теләге уяту; - игътибарлылык тәрбияләү; -хормәт һәм ярату хисен булдыру. Экиятләрдән, рәсемнәр , жестлар, хәрәкәтләр ярдәмендә оештырылган бу чарадан балалар яхшылык эшләу, ярату турында бик күп мәгълүмат алдылар. Дусларына , хайваннарга игътибарлы , мәрхәмәтле булу серләренә тошенделәр. Яраткан уенчыкларын кәгазь битендә сурәтләү һәм йомшак уенчыклар белән рәсемгә тошү аларга аеруча ошады. Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен бу көнне генә түгел, ә һәрдаим игьтибарлы һәм мәрхәмәтле булыйк!