«Сахаров. Аның турында замандашлар нәрсә белә”

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

24 нче сентябрь көнне академик Андрей Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан 4 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Римма Борисова «Сахаров. Аның турында замандашлар нәрсә белә” дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарны Бөек кеше һәм аның Россия фәненә керткән өлеше белән таныштыру. Дәрестә 9 яшүсмер катнашты.

Башта белгеч катнашучыларны аның тематикасы һәм максаты белән таныштырды. Аннары балаларга аңлаешлы формада Бөек академик һәм галим Андрей Дмитриевич Сахаровның авыр язмышы турында сөйләде. Аның заманча фәнгә керткән өлешенә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар Бөек академик хөрмәтенә Россиянең күп кенә шәһәрләрендә урам һәм проспектларның аталуы, аның исеме язылган Музейлар эшләве, һәйкәлләр куелуы, академик исеме белән Алтайда һәм Кавказда тау биеклеге аталуы, шулай ук аның исемендәге астероид, фонд булуы, «Фикер иреге» премиясе гамәлгә куелуы турында да белделәр.

Алынган белемнәрне ныгыту өчен яшүсмерләр бөек галим һәм кеше хокуклары өчен көрәшүче турында фильм карадылар, шулай ук “Мин Андрей Сахаров турында нәрсә беләм?” мини викторинасында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International