«Әйдәгез, сөйләшәбез!”

2021 елның 24 сентябре, җомга

23 сентябрь көнне «Әйдәгез, аралашыйк» программасы кысаларында 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Әйдәгез, сөйләшәбез!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: интернет-киңлектә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен үзләштерү. Әлеге чарада 12 бала катнашты.

Дәрес башында балалар компьютер һәм интернетның нәрсә икәнлеге, ул безгә ни өчен кирәк икәнлеге турында сөйләштеләр. Алга таба белгеч катнашучыларга Интернетта кирәкле мәгълүматны ата-аналар белән бергә генә эзләргә кирәк, чөнки социаль челтәрләрдә балалар өчен куркыныч булган сайтлар күп дип аңлатты. Интернетта уеннар, музыка һәм кирәкле файлларны алганда да өлкәннәр карамагында эшләүне аңлатты. Аннары белгеч балалар бүгенге көндә кешеләрнең, нигездә, буш вакытларын социаль челтәрләрдә уеннар артында үткәрүләренә һәм реаль тормышта бер-берсе белән аралашудан туктавына нәтиҗә ясады. Һәм бу дөрес түгел. Тере аралашуны берни дә алыштыра алмый.

Шуңа күрә, дәрес ахырында балаларга уйнарга һәм тере аралашырга тәкъдим итте. Балалар рәхәтләнеп өстәл уеннары уйнадылар, бәхәсләштеләр, ә иң мөһиме-бер-берсе белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International