«Мин һәм минем шәһәрем киләчәктә»

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 8 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Мин һәм минем шәһәрем киләчәктә» дигән чара үткәрде. Чарада 18 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес барышында белгеч балалар белән үзебезнең матур Түбән Кама шәһәре турында күп сөйләштеләр, һәрберсе яраткан урыннары турында сөйләде. Балалар киләчәктә шәһәрнең нинди булачагын сөйләп, фантазиягә чумдылар. Шуның аркасында балаларның үз шәһәре турында күзаллаулары һәм белемнәре киңәйде: төзелеш тарихы, истәлекле урыннары, әһәмиятле вакыйгаларын искә төшерделәр.

Җәмгыять тормышында тирән үзгәрешләр булган заман шартларында үсеп килүче буын белән эшләүнең төп юнәлешләреннән берсе-патриотик тәрбия булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International