6 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне кабул итү» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чара «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтелүче өч хатын-кыз өчен уздырылды һәм үз-үзеңне уңай хис итү һәм башка кешеләрне кабул итүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрес барышында катнашучылар «Мин яхшы нәрсә», «Тере бүләк», «Тылсымлы куллар», «Мөнәсәбәтләрне җайга салу», «Характерның уңай һәм тискәре яклары», «Комплиментлар», «Бәйләүче җеп...» күнегүләрен үтәделәр. Әлеге биремнәр аңда уңай сыйфатларны активлаштырырга, үз-үзеңне бәяләү дәрәҗәсен устерергә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата үз мөнәсәбәтеңне яңадан карарга мөмкинлек бирде. Катнашучылар «Характерның уңай һәм тискәре яклары» күнегүләрен башкаруы авыррак булуын таныдылар, чөнки барлык тискәре раслауларга да уңай контрагументлар булмады. Иң күп уңай эмоцияләрне «Комплиментлар» күнегүе китерде, чөнки һәркем башка катнашучылар адресына яхшы сүзләр белән мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булды.
Катнашучылар киләчәктә уңай үз-үзләрен «югалтмасын» өчен, дәрес ахырында «Бәхетле кеше кагыйдәләре» дигән белешмәлекләр алдылар.