«Тарих белгечләре»

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 7 нче октябрьдә РФдә фән елына багышланган «Тарих белгечләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Фән буларак тарихка карата кызыксыну уятуга, күзаллауларны киңәйтү, танып-белү активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 15 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес «тарих» фәне барлыкка килү турында әңгәмә белән башланып китте. Балалар шулай ук тарих вакыйгалары һәм тарихи белем ярдәмендә үткәнебез онытылмыйча, бүгенге көндә дә яшәве турында белделәр. Аннан соң балалар «Тарих белгечләре» конкурсында катнаштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр, тарихи вакыйгалар турында сөйләделәр, картада эшләделәр, танылган кешеләрне атадылар. Уен ахырында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» дигән викторина үткәрелде һәм конкурсларга йомгак ясалды.

Дәрес ахырында тарихны өйрәнү бик кызыклы һәм тарихны белергә кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International