Өлкәннәр декадасы кысаларында 5 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова хезмәт кабинетында «Безнең әби-бабайларга җылылык нурлары» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Анда социаль хезмәт күрсәтүче 12 бала катнашты. Дәрес өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, вак моторика, хыял, игътибар һәм иҗади сәләтләрне үстерү, үз-үзеңне бәяләүне арттыруга юнәлдерелгән иде.
Дәрес башында катнашучылар белгеч белән бергә өлкәннәр бәйрәме турында фикер алыштылар, әби-бабайларның балалар һәм оныклар тарафыннан күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлыгы турында сөйләштеләр. Кадерле кешеләргә үз кулларың белән ясаган бүләк алып килергә беркайчан да соң түгел. Катнашучылар белән бергә башта булачак эшләнмәләрне карадылар, чәчәк гаммасы турында фикер алыштылар. Аннан соң балалар шаблоннар һәм барлык детальләрне кисүгә керештеләр. Һәр киләсе этапны катнашучылар дөрес эшли алсыннар өчен белгеч җентекләп аңлатты,. Нәтиҗәдә, балаларның «әбиләр» һәм «бабайлар»дигән шаян һәм кызыклы кул эшләре килеп чыкты.
Катнашучылар үзләренең якыннарына бүләк итү өчен барлык эшләнмәләрне өйләренә алып киттеләр.