13 нче октябрь көнне, шушы хозурлыкны балаларга күрсәтү,аларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, Югары Утар балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Гилемханова А., тәрбияләнучеләр белән бергә интернат биләмәсендә, көзге урамда йөрү сәгате үткәрде.
Максат:
- саф һавада балаларның сәламәтлеген ныгыту.
Саф һавада йөрү кеше организмына бик файдалы йогынты ясый. Гомуми ныгыту йогынтысыннан тыш, кайбер үзгәрешләр була: сулышы яхшыра, йөрәк эше көчәя, организмны кислород белән баета. Табигать белән аралашу балаларның эмоциональ торышына яхшы тәэсир итә. Саф һавада йөрү-шул ук вакытта тере табигать объектларын күзәтү мөмкинлеге дә. Балаларның күзәтүчәнлеге һәм кызыксынучанлыгы яхшыра.