ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга

Хәзерге балалар «Ватык телефон», «Ал кирәк, гөл кирәк” уеннарынын  нәрсә икәнен белми. Яраткан ишегалды уеннарына караганда кушымталар һәм гаджетларга өстенлек бирә. Һәр чорның - үз үзенчәлеге, тик шулай да балаларыбызның социализациясе компьютер кәнәфиендә бара, бу бик үк дөрес түгел. Ике кешенең тере аралашуында бик күп нюанслар бар, аларны ЖК-дисплей тапшыра алмый. Без туп ыргытабыз яки асфальтта вакланган акбур белән язабыз икән, баш миенә геймер мускулына төшмәгән кебек нейрон элемтәләр җәлеп ителә. Табигатьтә, саф һавада актив уеннар  җитезлек һәм чыдамлыкта күнегү, сәламәт тәндә сәламәт рухны ныгыту һәм башка күп төрле уңай нәтиҗәләргә китерә.

Социаль участокларга чыгу графигы буенча Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 3 нче социаль участокта ишегалды уеннары үткәрделәр. Балигъ булмаган балалар «Вышибалы», «Диңгез дулкынлана», «Кайнар бәрәңге» кебек ишегалды уеннары турында белделәр.

      Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында тәрбияче Гүзәлия Вәлиева “Безнең тату гаилә" исеме астында чара үткәрде.   

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Онытылган ишегалды уеннары» дигән чара үткәрделәр

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен җәйге каникуллар сәламәтлекләре өчен файдалы уза, аларның мәнфәгатьләре буенча түгәрәкләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге бар, һәм приют белгечләре балаларның һәрьяклап үсеше өчен шартлар тудыралар. Тәрбиячеләр Нуриев Рафаэль һәм Абдуллин Рәхим тарафыннан һөнәри юнәлеш бирү нигезләрен формалаштыру максатыннан "Калморза" ҖЧҖ кырларына экскурсия оештырылды.

       Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне-изге князь Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә багышланган Россия бәйрәме. Бу изгеләр безне уртак тормышыбызның әхлакый һәм рухи кыйммәтләренә өйрәтәләр, гаилә — ул төп кыйммәт, дип күрсәтәләр.

2020 елның 10 июлендә Норма авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыя Газиз кызы Хаҗиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2020 елның 9 июлендә Пыжмара авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәликә Дәүләтшина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүче белгечләр белән дәресләр үткәрелә.

   8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балтачның “Наз" үзәгендә төрле чаралар үткәрелде.

Казан Кремлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Дәүләт бүләкләре тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International