Экскурсия авыл хуҗалыгы җитештерүенең агроном, авыл механизаторы кебек һөнәрләре, тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән кешенең сыйфаты, тиешле белем алырга мөмкин булган уку йортлары турында танышу әңгәмәсеннән башланды.
Тәрбияләнүчеләр үз тәрбиячеләре җитәкчелегендә арпа, язгы бодай, рапс чәчүлекләрен карадылар. Алар үз педагогларыннан әлеге культураларны үстерү технологияләрен, туфрак эшкәрткәндә, чәчүдә һәм урып-җыюда кулланыла торган техника турындагы мәгълүматләр алдылар. Экскурсия барышында балалар үзләренең кызыксынуларын hәм кызыксынучанлыкларын күрсәттеләр. Малайлар техника төзелеше, ә кызлар арпа, бодай, рапс мае ашлыкларының азык-төлек сыйфаты белән кызыксындылар. Рапс чәчәкләреннән нектар һәм серкә җыйган бал кортлары да игътибардан читтә калмады.
Экскурсия ахырында балалар хәйриячеләрнең берсе бүләк иткән самолетларны җыйдылар һәм hавага очырдылар, hавадагы төрле төстәге самолетларның очышы тагын да күбрәк уңай эмоцияләр һәм кәеф өстәде.