Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»

2020 елның 10 июле, җомга

Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»

 

       Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне-изге князь Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә багышланган Россия бәйрәме. Бу изгеләр безне уртак тормышыбызның әхлакый һәм рухи кыйммәтләренә өйрәтәләр, гаилә — ул төп кыйммәт, дип күрсәтәләр.

     Мамадыш картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында эшләүче социаль эш буенча белгеч “Петр һәм Февронья " дигән рухият сәгате үткәрде. Анда изге Петр һәм Феврония, аларның тормышы, бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Бәйрәм тарихы турында сөйләү "Изге Петр һәм Феврония" дигән видеороликлар һәм слайд-презентация белән үрелеп барды. Биредә яшәүчеләр бәйрәмнең символы-чисталык, мәхәббәтне гәүдәләндерүче ромашка турында белделәр.

      Гаилә парын, Телебаевларны бәйрәм белән котладылар һәм ромашка бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International