8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балтачның “Наз” үзәгендә төрле чаралар үткәрелде.
Гаиләне ныгыту, гармонияле гаилә мөнәсәбәтләрен пропагандалау максатыннан өйдә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәткәрләр социаль карамакта торучы парларны котладылар. Һәр пар танышу һәм тәрбия мизгелләре турында искә төшерде, үзенең тормыш иптәшенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә культорганизатор "Минем гаиләм-изге хәзинә "дигән чара үткәрде. 13 гасырда яшәгән Петр һәм Февронияның мәхәббәт тарихын тыңлаганнан соң социаль хезмәт алучылар үз гаилә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шуннан соң пенсионерлар һәм инвалидлар яхшы тормыш юлдашын очратып, гаилә корып, балаларына лаеклы тәрбия биргән очракта кешенең үткән гомере заяга узмаган дигән фикергә килделәр. Чара хәрәкәтле уеннар һәм конкурслар белән тәмамланды. Чара ахырында ир – атлар гүзәл затларга чисталык һәм тугрылык символы булган ромашка чәчәкләре тапшырдылар.