«Яшьүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» икенче этабы кысаларында 2020 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре шәһәрнең 4 нче участогы «Автовокзал» районында «Онытылган ишегалды уеннары» дигән чара үткәрделәр. Белгечләр балигъ булмаганнарга үзләре бала чакларында уйнаган «Резиночка», «Классики», «Вышибалы», «Бозылган телефон» уеннары турында сөйләделәр. Онытылган уеннар турында әңгәмәдән соң, белгечләр балалар белән бергә бу уеннарны уйнадылар. Соңыннан янә очрашырга һәм яңа уеннар уйнарга килештеләр.