Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” “Безнең тату гаилә"

2020 елның 10 июле, җомга

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында тәрбияче Гүзәлия Вәлиева “Безнең тату гаилә" исеме астында чара үткәрде.   Тәрбияче башта балаларга гаиләнең кеше өчен мөһим   роле турында сөйләде, аннары үзәккә йөрүчеләр һәм аларның әниләре белән бергә гаилә бердәмлеге турында җырлар тыңладылар, мәкальләр әйтештеләр, гаиләдәге хәлләр турында фикер алыштылар. Балалар үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Соңыннан тәрбияләнүчеләр әниләр белән бергә ромашка ясадылар һәм һәр таҗ артында гайлә өчен кадерле төшенчәләр яздылар.

    Мондый чаралар гаилә кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли, балаларны һәм ата-аналарны уртак эшчәнлек аша якынайтуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International