Табигать -ул интернат-йортның бер участогы гына түгел. Бу урманнар да, болыннар да, елгалар да, таулар да, анда яшәгән һәм үсә торган бар нәрсә. «Җәлил ДИПИ» да социаль хезмәт алучылар өчен «Изотерапия» элементлары белән «Табигатьне саклагыз!» - хезмәт терапиясе буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә һәм культуранизатор Шәрәфетдинова Илүзә җитәкчелегендә.
Әлеге чараның төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләрдә һәм инвалидларда әйләнә - тирә мохитне кайгырту теләге уяту.
Рәсем һәм җыр белән шөгыльләнү-нервларны тынычландыруның гади ысулы түгел. Бу тулы кыйммәтле терапия юнәлеше, бигрәк тә өлкән яшьтәге пациентлар өчен нәтиҗәле.
Социаль хезмәт алучыларга чарада катнашу бик кызык булды. Алар бик теләп «Әйдәгез табигатьне саклыйк» дигән җыр җырладылар, агачлар, чәчәкләр, хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр рәсемнәрен ясадылар. Аннары белгечләр белән бергә интернат территориясендә чүп-чар җыйдылар.
Актив социаль тормыш алып баручы һәм иҗат белән шөгыльләнүче пенсионерлар озаграк яшь һәм сәламәт булып кала. Аларның тормыш дәрәҗәсе сыйфат ягыннан күтәрелә.
10 июль көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалаога һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында “Барлык һөнәрләрдә мөһим” дигән дәрес узды, аның максаты – балаларның һөнәрләр турында белем дәрәҗәсен арттыру һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Екатерина Мунина «Йогышлы эчәк инфекцияләрен профилактикалау» дигән темага әңгәмә үткәрде.
Өченче социаль участокта «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Зиннәтова Г.Р. һәм Гайнетдинова Ф. Т. «Яшүсмер» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар»ның икенче этабын уздыру кысаларында чираттагы чара оештырылды.
«Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясе кысаларында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Кашапова А. Х. тарафыннан балигъ булмаганнар белән, социаль хезмәт алучылар арасында «Мин интернетта куркынычсыз эш турында нәрсә беләм?» темасына онлайн-дәрес уздырды.
ТАССР төзелүенә 100 еллык уңаеннан 2020 елның 10 июль көнне тәрбияче Аскарова Милэушэ җитәкчелегендә Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле чара оештырылды.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруын дәвам итә.
Сарман муниципаль районында «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре эшкә урнашуга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү кысаларында халыкны кабул итәләр. Белгечләр социаль хезмәт алучы белән бергә әңгәмә һәм социаль адаптация программасын төзи.
Регионда эссе һава торышы урнашу сәбәпле, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучылар белән янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәү буенча чираттан тыш инструктаж үткәрделәр.
Татарстан РеспубликасыХезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт «Балачакунъеллыгы» чаралар планы кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылыккөненә багышланган чара үткәрделәр: бәйрәм символы булган ромашка открыткалары ясадылар. Балалар бәйрәмнең тарихы, символы белән таныштылар, бармак гимнастикасы үткәрелде.