2020 нче елның 22 нче июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында балаларның саләмәтлеген ныгыту максатыннан тәрбияче Гилемханова Алсу Ринатовна тренажёрда күнегүләр үткәрде.
Чарага түбәндәге бурычлар куелды: 1.Балаларны тренажёрда шөгыльләнү күнекмәсе белән таныштыру; 2.Арка, умыртка сөяге, кул, аяк сеңерләрен ныгыту; 3.Балаларда түземлелек , чыдамлылык тәрбияләү, спорт өлкәсендә белемләрен тирәнәйтү. Шөгыль тәрбияче Гыйлемханова Алсуның тренажёрда шөгыльләнгән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату һәм тренажёр төрләре белән таныштырудан башланды. Балалар узләре теләгән тренажёрларда шөгыльләнделәр. Бу чара балалар күңелендә онытылмаслык мизгелләр булып истә калды.