"Каникуллар" ның 2 этабын үткәрү кысаларында Питрәч муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш алып барганнар

2020 елның 21 июле, сишәмбе
17 июль көнне «Яшүсмер 2020» ведомствоара профилактик операциясендә «Каникуллар» ның 2 этабын үткәрү кысаларында Питрәч муниципаль районының “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш үткәрделәр. Балалар белән "Буш вакыт ритмы" программасы буенча, файдалы ял оештыру максатыннан, ишегалды уеннары үткәрелделәр. Балалар бик теләп һәм кызыксыу белән уйнадылар, искә төшерделәр һәм тагын уеннар тәкъдим иттеләр.
Шулай ук «Интернет – җәй» темасына интернет-бәйлелекне кисәтү, «Cулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темасына әңгәмә үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International