«Файдалы ял» программасын тормышка ашыру

2020 елның 21 июле, сишәмбе

«Файдалы ял» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елның 21 июлендә Карадуган авыл җирлегенең социаль участогында профилактика субъектлары тарафыннан чираттагы чара үткәрелде.

Чара барышында ОДМС белгечләре, муниципаль полиция хезмәткәрләре, гаилә иминлеге профилактикасы буенча полиция хезмәткәрләре, Балтачның «Наз» үзәге социаль эш буенча белгече 10 балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына урамда һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, «101», «Бәла булмасын өчен», «Су янында», «Хокукый белешмәлек» буклетлары тараттылар.

Барлык профилактик чараларны үтәп, чарада катнашучыларга Карадуган «Себер тракты тарихы» һәм герой – шагыйрь Муса Җәлил музеена экскурсия оештырылды. Музей хезмәткәрләре Екатерина патшабикәсе вакытында каторжаннар этаплау тарихын үтемле итеп сөйләделәр. Балаларда танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең көрәш тарихы бигрәк тә зур кызыксыну уятты.

Җитди һәм кирәкле мәгълүматлардан соң, балаларны яңа хәрәкәтле ишегалды уеннарына өйрәттеләр, әлеге уеннарны алар киләчәктә дуслары белән үзләре дә уйный алачак.

         Балалар бер-берсе белән уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар, оештыручыларга файдалы гына түгел, көнне күңелле дә үткәрүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Балалар өчен Балтач ш.т. б. яшәүче Мәдинә Хатим кызы Гарифуллина һәм «Әтиләр Берлеге» район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Булат Бакый улы Зыятдинов исеменнән зур булмаган бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International