21-нче июль көнне ДКО «Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында» тәрбияче Исмәгыйлова. Э.Х. җитәкчелегендә карантин кагыйдәләрен ничек үтәргә кирәклеген өйрәтү максатыннан «Шәхси гигиена» дигән тема астында чара оештырылды. Хәзерге вәзгыятьне исәпкә алып, без балаларга социаль дистанцияне ничек дөрес сакларга, кулларны ничек дөрес юарга кирәклеге турында әңгәмә оештырдык. Даими кул юу балаларга күңелсез шөгел булып тоелмасын өчен, без аны уен формасында кызыклырак итеп оештырдык. Мондый чараларның еш кабатлануы балаларның сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итә.