2020 елның 5 августында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре, мәдәният йорты һәм туган якны өйрәнү музее белгечләре белән берлектә, “Җәйге кино” акциясе кысаларында, ачык һавада киносеанс оештырдылар. Киносеанс алдыннан, алар балаларөчен юл кагыйдәләре буенча ребуслар әзерләделәр, төрле уеннар үткәрделәр. Балалар бу чарада бик рәхәтләнеп катнаштылар, вакытның ничек үткәнен сизмичә дә калдылар, һәм киләсе очрашуларга дип, оештыручылар белән саубуллаштылар.