“Игелек планетасы” хәйрия фотосессиясе

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

 

29 июль көнне  Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркта “үзенчәлекле” балалар өчен Зәй шәһәре “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләре тарафыннан  хәйрия фотосессиясе үткәрелде.

Әлеге чара Республикабызның туган көнен бәйрәм итү алдыннан үткәрелде.2020 елда без Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу республика,аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле вакыйга, һәм, әлбәттә, бу тарихны дәвам итүдә турыдан-туры катнашучылар балалар булырга тиеш.

Әлеге чараның максаты булып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү торды.

Фотосессия бик кызыклы узды. Балалар ачык һавада ял иттеләр, туган телдә китаплар һәм әкиятләр укыдылар, сабын куыклары очырдылар.

Балалар һәм ата-аналарның гомуми эмоциональ фоны һәм кәефе артты. Фотолар да бик матур һәм эчтәлекле килеп чыктылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International