2020 нче елның 3 нче августы көнне 4 нче санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләр арасында медиакультура формалаштыру” дигән социаль технология кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала арасында «Җитештерүчеләр һәм кулланучылар» дигән дәрес үткәрде.
Дәрес башында белгеч балалардан ММЧ (массакүләм мәгълүмат чаралары) аббревиатурасы ничек тәрҗемә ителә дип сорады. Телетапшырулар алып баручы ролендә һәркем катнаша алган күнегүләрдә балаларга белгеч тәкъдим иткән яңалык цитатасын кабатларга һәм нинди дә булса чынлыкта булмаган әйберне өстәргә кирәк булды. Икенче катнашучы ишеткәннәренә тагын яңалык өстәде һәм балалар яңалыкларда ничек яңалыкларда ничек дөрес түгел мәгълүмат булуын белделәр. Дәрес барышында белгеч катнашучыларга медиапродукция өлкәсендә җитештерүче дә, кулланучы да ролендә булып карарга һәм аларның мотивларын аңларга тәкъдим итте. Моның өчен балалар ике төркемгә бүленде: 1) Мәгълүматтан кулланучылар, 2) массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре. Беренче төркем медиапродукцияне бәяләү, көтү һәм массакүләм мәгълүмат чараларына карата запрослар системасын эшләде. Мәсәлән , дөреслек, гаделлек, позитив, ачыклык, гуманизм һ.б. Ә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре ролендә чыгыш ясаучы икенче төркем үз телеканалын заем акчаларына булдыру бурычын алды. Мондый телетапшырулар “ябылмау өчен”, кискен көндәшлек шартларында исән калырга, телевизор караучыларның игътибарын теләсә нинди ысул белән сакларга мөмкинлек бирүче фильмнар сюжетларын уйлап табарга тиеш иде. Төркемнәрдә биремнәр буенча фикер алышканнан соң, балалар үз фикерләре белән уртаклаша башладылар.
Дәрес ахырында балалар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре медиапродукциянең конкрет, конкурентлыкка сәләтле үрнәкләрен тәкъдим итәргә, ә медиа кулланучыларның аларны билгеләнгән критерийлар буенча бәяләргә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.