2020 елның 4 августында Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф. Т. профилактика субъектлары белән берлектә социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара рейд үткәрелде. Ведомствоара хезмәттәшлекнең бурычы-районда яшәүче гражданнарга социаль хезмәтләрне үз вакытында һәм сыйфатлы күрсәтүне тәэмин итү һәм социаль ярдәм күрсәтү максатларында катнашучыларның нәтиҗәлелеген арттыру. Комиссия составына гаилә иминлеген кисәтү буенча инспектор Муталлапов И.Р., социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т., опека һәм попечительлек органы белгече Салихова Р. Г. керде. Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, суда, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, “Куркынычсыз җәй" темасына тематик буклетлар таратылды”.