4 август 2020 ел Актаныш картлар йортында «Пазл»уен терапиясе үткәрелде. Пазл уены вак моториканы һәм хәрәкәт координациясен камилләштерергә ярдәм итә, шулай ук логик фикерләүне, күзәтүчәнлекне, җитезлекне, сабырлыкны үстерә. Бу уен гаять көчле антистресс булып та санала.