ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2020 ел
җомга

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге яңа хезмәт - «аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе»ндә тыңлаучыларны бушлай укыту эшен башлап җибәрде. Мәктәпнең төп бурычы-авыру гражданнар белән эшләүче үзәкнең туганнарын, белгечләрен һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карауны гамәлгә ашыручы башка затларны яшь яки инвалидлык буенча хезмәт күрсәтү авыр булган гомуми тәрбия күнекмәләренә өйрәтү. Тәрбия бирү мәктәбендә техник чаралардан: трость, култык таяклары, ходункалар, коляска, матрацлар һәм башка техник тернәкләндерү чаралары белән дөрес файдаланырга өйрәтәләр. Тәрбия бирү мәктәбенең дәресләр программасы үз эченә теоретик нигезләрне өйрәнү һәм гомуми тәрбия күнекмәләрен гамәли үзләштерү, өзлегүләрне профилактикалау, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү методларын, гигиеник тәрбия бирү, туклану һәм ашату кагыйдәләрен, беренче табибка кадәр ярдәм итү алымнарын өйрәнү. Әлеге юнәлеш «Демография»милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова 2020 нче елның 5 нче августында «Якын кешеләр» клубы кысаларында «Үпкәсез тормыш» дигән тема буенча чираттагы онлайн-дәресен үткәрде. Максат: милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 10 балигъ булмаган бала өчен социаль участокның җәйге мәйданчыгында «гаилә» төшенчәсен ачу, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм кыйммәтләрен ныгыту максатыннан «21 гасыр гаилә проекты» дип исемләнгән рольле уен үткәрде.

2020 нче елның 5 нче августы көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубының «Минем дөнья-күңел көзгесе» дигән темага чираттагы онлайн – дәресен үткәрде.

2020нче елның 7нче августында Югары Утар балалар йортының, «Шәфкатьлелек» булегендэ тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. балалар « Минем яраткан әкиятем» дигән темага әдәби сәгать үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт алучылар ТАССРның 100 еллыгы һәм Чаллы шәһәренең 90 еллыгы кысаларында “Татарстан шәһәрләре” дигән виртуаль экскурсиядә катнаштылар.

Социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын күтәрү, аларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, социаль активлык һәм үз-үзен тоту өчен яңа мөмкинлекләр тудыру максатыннан учреждениядә «Йога – алтын яшь зирәклеге»  программасы буенча дәресләр дәвам итә.

“Балачак күпере”

2020 елның 7 августында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре, Черемуха бистәсендә яшәүче балалар өчен “Балачак күпере” дигән йөрү балалар мәйданчыгы оештырдылар.

Халыкара светофор көне ел саен 5 августта - заманча җайланмаларга элгәр булган беренче электр светофоры куелган көнне билгеләп үтелә.

Матурлык үз куллары белән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International