2020 нче елның 5 нче августы көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубының «Минем дөнья-күңел көзгесе» дигән темага чираттагы онлайн – дәресен үткәрде.
Дәрес башында психолог катнашучылар белән аларның бүгенге хәле, кәефләре турында әңгәмә үткәрде, ә аннары «Антиквар кибет», «Мандала», “Бәйләүче җеп” күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте, “Урман аланы” дигән реклаксация үткәрде. Әлеге биремнәр тормыш дәвамын акрынайтырга, тынычланырга, авыр көннән соң үз хәлеңә кире кайтырга, шулай ук эчке киеренкелекне бетерергә мөмкинлек бирде.
Йомгаклау даирәсендә күпләр барлык күнегүләрнең нерв системасы өчен бик файдалы булуын таныды, алар яхшы ял иттеләр һәм икенче көнне позитив зарядка ясадылар. Тискәре эмоцияләрдән баш тартмас өчен һәм җыелган эчке киеренкелекне мөстәкыйль рәвештә төшерергә өйрәнер өчен, үзәк психологы чара ахырында Whatsapp ның гомуми төркеменә «Терелтүче авазлар» дигән белешмәлек урнаштырды.