«21 гасыр гаилә проекты».

2020 елның 7 августы, җомга

Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 10 балигъ булмаган бала өчен социаль участокның җәйге мәйданчыгында «гаилә» төшенчәсен ачу, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм кыйммәтләрен ныгыту максатыннан «21 гасыр гаилә проекты» дип исемләнгән рольле уен үткәрде.

Очрашу башында белгеч балаларга гаиләнең ХХ гасыр башына кадәр бер генә буыннан тормавы турында сөйләде. Ул вакытта гаиләдә әби-бабайлар, әни, әти, балалары, оныклары, оныкчыклары була – барысы да бер гаиләдә тату итеп, бер-берсенә булышып яшиләр. Берәүләре хуҗалык буенча эшләсә, икенчеләре басуда эшли, өлкән абыйлары һәм сеңелләре кечкенәләрен карыйлар. Күңелле яшиләр, картлыкны хөрмәт иттеләр, яшьлекне сакларга тырышалар. Һәр гаиләдә үзенчәлекле традицияләр, гореф-гадәтләр, яраткан әйберләр, китаплар, фильмнар, аш-су, үз лексикасы (сүзлекләр, атамалар, ягымлы исемнәр) һәм тагын бик күп нәрсәләр була.

Белгеч дәрестә катнашучылардан үз гаиләләре, анда кемнәр яшәвен, нинди гореф-гадәтләре барлыгы турында сөйләүләрен сорады. Аннары «21 гасыр гаилә проекты» дигән рольле уен уйнарга тәкъдим итте. Балалар ике «гаилә» гә бүленделәр, һәм нинди роль чыгуына карап, үзләре турында сөйләделәр: исем-фамилиясе, гаиләдә кем булып тора, нәрсә белән шөгыльләнә, нәрсә ярата, хобби, нинди вазыйфалар. «Фотографта» дигән уен уйнадылар, анда һәр «гаилә» фотографиясе аланда урнашырга тиеш иде. Биредә балаларның коммуникатив сәләте, һәркемнең үз урынын билгели белүе бәяләнде. «Юбилей белән котлау " ситуациясендә һәр «гаилә» юбиляр сыйфатында үз гаилә әгъзаларының берсен сайлап алды, аңа котлау һәм теләкләрен җиткерде.

Дәрес ахырында белгеч балаларга гаилә әгъзаларының барысы да тынычлыкта, дуслыкта, мәхәббәттә яшәргә, бер-берсенә ярдәм итәргә, үз гаиләләренең гореф-гадәтләрен сакларга тиешлекләрен тагын бер кат искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International