Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова 2020 нче елның 5 нче августында «Якын кешеләр» клубы кысаларында «Үпкәсез тормыш» дигән тема буенча чираттагы онлайн-дәресен үткәрде. Максат: милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Дәрес башында психолог катнашучылар белән үзара мөнәсәбәтләр сүзенең нәрсә аңлатуын, үз гаиләләрендә, хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары белән ничек мөнәсәбәтләр корулары турында сөйләште. «Үпкә», «Йөрәк уйлары», «Күп катлы йорт» һәм Луиза Хэйның акрын музыка астында медитациясен ясап, тынычлана, авыр көннән соң үз җаена кайта, шулай ук тормыш төзергә комачаулаган эчке тискәре эмоцияләрне эшкәртә алдылар.
Йомгаклау даирәсендә күпләр, алар өчен иң катлаулысы булып алып баручыга ышанырга, һәм киеренкелекне җимерергә авыр булды дип җавап бирделәр. Күпләр моның ничек эшләнүен дә онытканнар блып чыкты. “Гафу итү” медитациясе катнашучылар өчен бик файдалы булып чыкты. Ул акрынлап барлык катнашучыларның сулышын тигезләде һәм киләчәк турында уңай фикерләр дулкынына басты. Күпләрнең сүзләренә караганда, аларга нәкъ менә шулар җитмәгән дә инде.