Чараның максаты: - таныш әкиятләрнең, персонажларын таный белергә өйрәтү; -балаларда әкият геройларына карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; -китапка карата кызыксыну Һәм мәхәббәт хисе үстерү; -балаларда яхшы кәеф булдыру. Чараның башында тәрбияче балаларга әкиятнең тылсымы турында сөйләп үтте. Әкият укыган вакытта, без серле, табышмаклы дөньяга килеп эләгәбез. Әкиятләр безне акыллы, намуслы, яхшы куңелле, дус булырга өйрәтә. Теләсэ нинди әкияттә дэ яхшылык яманлыкны, мәкерлекне җиңеп чыга. Аннары тәрбияче балаларга хайваннар турында әкиятлэр укыды. Балалар әкиятләрне зур кызыксыну белән тыңлап утырдылар. Рәсемнэр карадылар, әкият геройларын танып күрсәттеләр. Әкият сәгате дусларча тылсымлы шартларда узды.