Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар ТАССРның 100 еллыгы һәм Чаллы шәһәренең 90 еллыгы кысаларында “Татарстан шәһәрләре” дигән виртуаль экскурсиядә катнаштылар.
Чараның максаты: республикабыз шәһәрләренең истәлекле урыннары турында күзаллауны киңәйтү, ватанпәрвәрлек хисләрен үстерү һәм үз республикабыз, туган ягыбыз, шәһәребез белән кызыксыну.
Виртуаль экскурсиядә катнашучыларны республиканың 24 шәһәреннән торган маршрутлар җәлеп итте, аларны истәлекле урыннары буенча уйлап табырга кирәк иде. Республика башкаласы Казан –бу шәһәрләрнең иң зурысы булып чыкты, халык саны буенча икенче рәттә Яр Чаллы аерылып торды, ә Иннополис республикадагы һәм Россиядәге иң аз халыклы шәһәрләрнең берсе булды.
Катнашучылар республиканың кайсы шәһәрләрендә булырга туры килүен һәм бу сәфәрләрнең нәрсә белән истә калганын искә төшереп сөйләделәр. «Татарстан тарихы» дигән видео-презентациясе, «Туган ягым - минем Татарстан!» видео-ролигы һәм «Татарстан хәзинәләре»дигән фильм экскурсантларның белемнәрен яңартты, тулыландырды, шәһәр һәм республикабыз өчен горурлык хисләре уятты. Татарстан Республикасы Русиянең икътисадый яктан үсеш алган төбәкләре рәтенә керүе дә бик горурланырлык иде.
Чара бик дәртле, кызыклы үтте, ә уен формасында аралашу катнашучыларны берләштерде.
Чарада тугыз кешеле ике төркем катнашты.