ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2020 ел
җомга

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн терроризмга каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Россия террорчылар кулыннан һәлак булган меңнәрчә ватандашларны искә ала

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә зурлар төркеменә йөрүче тәрбияләнүчеләр өчен “Комплимент сәнгате” исемле танып-белү чарасы үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә физик культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова, Ләйсән Зиянгирова социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова, Мәдинә Хаҗарова психолог Чулпан Галләмова, Татарстан Республикасы көненә багышланган “Дартс” уены буенча ярыш үткәрделәр.

2020 елның 27 августында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

Экскурсия гаиләнең файдалы ялын оештыру, үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә якынайту, ата-аналарның һәм балигъ булмаган балаларның гражданлык-патриотиксыйфатларынныгыту, күзаллауларын киңәйтү һәм танып-белү кызыксынуларын үстерү максатыннан үткәрелде.

Бу очрашу ата-бабаларыбызның яшәгән көнкүрешен, ничек эшләүләрен, аларның хезмәтләре нәтиҗәсендә республикабыз үсүен аңларга һәм күрергә ярдәм итте. Ата-аналар һәм балигъ булмаган балалар экскурсоводның борынгы гореф-гадәтләр турында мавыктыргыч сөйләвен тыңладылар, әби-бабаларыбызның тормышы, көнкүрешендә булган өй җиһазлары, көнкүреш әйберләре белән таныштылар.

Гаиләләр безнең якның төрле халыклары тарафыннан көнкүрештә кулланылган әйберләрне кызыксынып карадылар һәм әлеге очрашудан бик канәгать калдылар.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Россия киносы көне»

28 августта, Белем көне алдыннан,  Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе  базасында ел саен үткәрелә торган  "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"  хәйрия акциясе узды.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 27 нче августында Сарман районы үзәк хастаханәсендә  ведомоствоара эшлекле киңәшмә булып узды. Анда гаиләсендә авыру кешене  озак  караучы якыннарына ярдәм итү  һәм бу максатка ирешүдә бердәм хезмәттәшлек итүнең мөһим ысуллары   каралды.

       Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе» белгечләре Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшьүсмерләр өчен социаль приютында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»  фәнни-танып-белү викторинасы үткәрделәр

Һәркем  терроризмның асылын аңларга һәм аннан саклану чараларын белергә тиеш. 27 август көнне Терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек итү көне кысаларында, “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләрнең  гомуми  җыелышы  булып  үтте. Алар терракт булган очракта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен; урамда, җәмәгать  урыннарында, транспортта үз – үзеңне тоту, интернет – ресурслардан дөрес итеп файдалану кагыйдәләрен янәдән искә төшерделәр.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында культорганизатор Мөбәрәкшина Г.Г. ятучылар белән рус шагыйрьләренең шигырьләрен тыңладылар. Өлкәннәр шигырьләр тыңларга ярата, хәтта кайбер авторларны да белә, шул рәвешле, аларның хәтерләре яхшыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International