«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» фәнни-танып-белү викторинасы

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

      2020 елның 27 августында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Министрлыкның «Авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу» дигән  бурычка ирешү кысаларында Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшьүсмерләр өчен социаль приютында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»  фәнни-танып-белү викторинасын үткәрделәр. Балалар әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, музыка уен кораллары өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара ахырында балалар әкият геройларын ясадылар һәм буядылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International