Һәркем терроризмның асылын аңларга һәм аннан саклану чараларын белергә тиеш. 27 август көнне Терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек итү көне кысаларында, “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләрнең гомуми җыелышы булып үтте. Алар терракт булган очракта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен; урамда, җәмәгать урыннарында, транспортта үз – үзеңне тоту, интернет – ресурслардан дөрес итеп файдалану кагыйдәләрен янәдән искә төшерделәр.