Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә зурлар төркеменә йөрүче тәрбияләнүчеләр өчен “Комплимент сәнгате” исемле танып-белү чарасы үткәрелде.
Балаларның күтәренке эмоциональ халәте үзара файдалы һәм кирәкле эшне оештыруга ярдәм итте. “Комплимент” төшенчәсенең мәгънәсен һәм эчтәлеген ачу максатыннан, балаларга тема буенча табышмакларга җавап табарга тәкъдим ителде.
Комплимент – ягымлы, матур сүзләр, соклануны, хуплауны белдерү. Тәрбияләнүчеләргә үзеңнең хисләреңне белдерүдән тартынмаска һәм ешрак соклану сүзләрен әйтергә кирәклеген аңлатылды. Ә моны ничек һәм нинди формада эшләргә икәнлеген презентация карагач белделәр, алар бер-берсенә комплиментлар да әйтеп карадылар.
Чара ахырында һәр катнашучы үзенең кәефенә туры килгән төсне сайлап алды. Һәркемнең кәефе бик яхшы булуы ачыкланды.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева мондый чараларның сөйләм һәм хисләр культурасын формалаштыруда, кешеләргә карата мәрхәмәтле, ягымлы, җылы мөнәсәбәт тәрбияләүдә ярдәм итүен билгеләп үтә.