“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган “Дартс” уены буенча ярыш

2020 елның 28 августы, җомга

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә физик культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова, Ләйсән Зиянгирова социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова, Мәдинә Хаҗарова психолог Чулпан Галләмова, Татарстан Республикасы көненә багышланган “Дартс” уены буенча ярыш үткәрделәр.

        Чараның максаты: Республика гражданнары арасында дартс уенын  популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучыларның  ялларын оештырырга өйрәтү иде.

        Чара  “Инклюзив тирә” исемендәге яшь волонтёрлар берләшмәсе ярдәмендә уздырылды. Ярыш башланыр алдыннан оештыручылар барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котладылар,  дартс уены кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Уенчыларның барысына да дротикларны сынап карау мөмкинлеге бирелде  һәм алар кызыклы уенга актив кушылдылар.

         Баллар санына карап җиңүчеләрне билгеләделәр, аларга мактау грамоталары,  медальләр һәм татлы призлар тапшырдылар. Ярыш дуслык атмосферасында узды. Турнирда катнашучылар уеннан һәм бер-берсе белән аралашудан канәгать калдылар.

Чарада егерме биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International