«Шәһәр көненә гаиләләр белән экскурсия» КЦСОН "Тылсым"

2020 елның 28 августы, җомга

2020 елның 27 августында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

Экскурсия гаиләнең файдалы ялын оештыру, үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә якынайту, ата-аналарның һәм балигъ булмаган балаларның гражданлык-патриотиксыйфатларынныгыту, күзаллауларын киңәйтү һәм танып-белү кызыксынуларын үстерү максатыннан үткәрелде.

Бу очрашу ата-бабаларыбызның яшәгән көнкүрешен, ничек эшләүләрен, аларның хезмәтләре нәтиҗәсендә республикабыз үсүен аңларга һәм күрергә ярдәм итте. Ата-аналар һәм балигъ булмаган балалар экскурсоводның борынгы гореф-гадәтләр турында мавыктыргыч сөйләвен тыңладылар, әби-бабаларыбызның тормышы, көнкүрешендә булган өй җиһазлары, көнкүреш әйберләре белән таныштылар.

Гаиләләр безнең якның төрле халыклары тарафыннан көнкүрештә кулланылган әйберләрне кызыксынып карадылар һәм әлеге очрашудан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International