Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн терроризмга каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Россия террорчылар кулыннан һәлак булган меңнәрчә ватандашларны искә ала. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Ф. Т. Гайнетдинова, А. Х. Кашапова социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар белән терроризмга каршы көрәш көненә багышланган чара - “Дөньяга - тынычлык!” темасына асфальтта рәсем конкурсы уздырдылар. Конкурсның максаты: балаларда тыныч тормышның мөһимлеген аңлау, патриотизм, туган ил өчен горурлык хисе тәрбияләү. Балалар тыныч тормышның шатлыклы һәм бәхетле мизгелләрен ясадылар. Аларның рәсемнәре башкаруның ачыклыгы, эчтәлек тирәнлеге белән җәлеп ителде: балаларга тынычлык кирәк! Без бөтен җирдә тынычлык телибез!