Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау буенча тәрбия мәктәбе

2020 елның 18 сентябре, җомга

17 сентябрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Сезонлы йогышлы авырулар (грипп, ОРЗ, яңа коронавирус йогышы (COVID-19)» темасына дәрес узды.

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче шәфкать туташы Голшат Абдуллина бу теманы киң ачты һәм авырулар вакытында ничек дөрес итеп сакланырга кирәген өйрәтте.

Киләсе дәресне 24 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International