«Туган ягым, синең белән горурланам!» КЦСОН Кукмор

2020 елның 18 сентябре, җомга

«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлия Мифтахова һәм Әлфия Василена социаль хезмәт алучылар белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туган ягым, синең белән горурланам! дигән төркемле дәрес уздырдылар. Чара барышында белгечләр балигъ булмаганнарны ТАССРның барлыкка килү тарихы, туган якның табигый байлыклары, легендалар һәм Казанның төп тарихи урыннары - Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете белән таныштырдылар. Чара ахырында балигъ булмаган балалар туган якка карата мәхәббәтләрен чагылдырган рәсемнәр ясадылар. Үткәрелгән дәреснең максаты, үсеп килүче буында үз Республикаларына карата танып-белү һәм патриотик хисләр тәрбияләү булып торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International