«Мәгълүмати навигатор «Яшүсмерләрнең медиа культурасын формалаштыру технологияләре» н тормышка ашыру эше кысаларында 2020 нче елның 18 нче сентябре көнне 19 нчы санлы социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 10 балигъ булмаган бала өчен “Мәгънәләрне аңлау” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар психолог Чулпан Галләмова белән «Театр паркы» на сәяхәт кылдылар, чара Бөтендөнья туризм көне кысаларында үткәрелде.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын, Арча районының 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, «Туган як» белән танышу максатыннан даими рәвештә тематик чаралар үткәрелә. 18 сентябрь көнне социаль эш буенча белгеч Инна Нурмиева «Татарстан буенча сәяхәт. Арча шәһәре» дәресе күрсәтте.
2020 елның 18 сентябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. мәктәптә укучы балалар белән "Мин һәм минем Туган илем" технологиясе кысаларында "Патриотлык һәм мин аны ничек аңлыйм" дигән темага дәрес үткәрде.
2020 елның 18 сентябрендә Югары- Утар балалар йортында тәрбияче Әскәрова М.С. балаларның танып белү эшчәнлеген арттыру максатыннан интернат җирлегендә урнашкан паркка экскурсиягә алып чыкты.
2020 елның 18 сентябрендә «Үз-үзенә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Бәтке урта мәктәбендә» “Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде.
020 елның 17 сентябрендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль педагог Газыйева Гүзәл «Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында 1 нче социаль участоктагы балигъ булмаган балалар белән «Спортка-Әйе, Терроризмга-юк!» дип исемлэнгэн чара уткэрде.
18 сентябрь 2020г., җомга
Соңгы вакытта терроризм, экстремизм проблемасы глобаль проблемаларның берсенә әверелде. Бөтен дөнья җәмгыятенең бурычы-бу куркынычка каршы көрәш өчен уртак көчләрне берләштерү,яшь буында һәм яшьләрдә бердәмлек хисе тәрбияләү булып тора.
Өлкән яшьтә хис-тойгыларны дөрес җайга салу-сәламәтлек һәм иминлек өчен күнегү.
2020 елның 17 сентябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге лекотекасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гөлшат Сәләхова һәм Рүзилә Рамазанова мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Хуҗабикәләр» дигән мини-очрашу үткәрделәр. Чара башында белгечләр көзге кәеф, яраткан аш-су, күңел күтәренкелеге турында әңгәмә үткәрделәр.