«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 16 нчы сентябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле 10 бала өчен «Күңелле туп» дигән төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: тизлек реакциясен үстерү, хәрәкәтләрнең килешеп эшләвен формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Дәрес «Бир - утыр» күнегүеннән башланды. Балалар ике командага бүленделәр. Алып баручы командаларның беренче уенчыларына тупны ыргытты, алар аны тотып, кире аттылар һәм алып баручы артына килеп бастылар. Барлык катнашучылар да икенче якка күчкәч, туп алып баручыга уң һәм сул яктан бирелде. Дәреснең барлык катнашучылары да үзләрен алып баручы ролендә сынап караганчы шулай дәвам итте. Әлеге күнегүләр хәрәкәт активлыгын формалаштыруга һәм мускулларны ныгытуга юнәлдерелгән. Киләсе күнегү кеглялар белән иде. Белгеч аларны башта идәнгә ике рәткә куйды. Башта балалар кеглилар арасыннан йөрделәр, коридор буенча бер-бер артлы һәм берничә кеше уздылар, бүлмәнең икенче ягыннан кеглилар аша елан кебек йөрергә тиеш булдылар. Бу күнегү балаларда реакция тизлеген үстерергә ярдәм итә.