Бүген, 17-нче сентябрь көнне Югары-Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х.җитәкчелендә көз темасына багышланган кисеп ябыштыру шөгыле үткәрелде. Чарада барысы 3 бала катнашты.
Максат:
- балаларның көз турында алган белемнәрен арттыру;
-табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Чара башында тәрбияче балалар белән әңгәмә оештырды. Көз турында шигырьләр укыдылар. Аннан шөгыльнең төп өлешенә күчтеләр. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә, үз фантазияләрен дә кушып аппликация ясадылар. Ахырдан ясалган эшләр буенча күргәзмә оештырдылар.