2020 елның 17 сентябрендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль педагог Газыйева Гүзәл «Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында 1 нче социаль участоктагы балигъ булмаган балалар белән «Спортка-Әйе, Терроризмга-юк!» дип исемлэнгэн чара уткэрде.
Әлеге чараның максаты: гражданлык-патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Бурыч:
- Россия дәүләте тарихы белән кызыксынуны арттыру;
- физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү;
- терроризм һәм заложникларны басып алганда тормышны саклау ысуллары турында белемнәрне ныгыту;
- хәрби-патриотик тәрбия;
- сәламәт һәм социаль актив буынны тәрбияләү.
Спорт бәйрәменең төп өлешендә командаларга йөгерү, «атучы», «Блиц-сораштыру», «коткаручылар» дигән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. «Спортка - Әйе, Терроризмга – юк!» чарасындагы ярышлар киеренке көрәштә узды. Үткәрелгән спорт эстафеталары балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады