Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын, Арча районының 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, «Туган як» белән танышу максатыннан даими рәвештә тематик чаралар үткәрелә. 18 сентябрь көнне социаль эш буенча белгеч Инна Нурмиева «Татарстан буенча сәяхәт. Арча шәһәре» дәресе күрсәтте.
Дәрестә балалар Арча шәһәре турында презентация карадылар, аның тарихы белән таныштылар. Шулай ук тәрбияләнүчеләр шәһәр гербын һәм флагын карадылар һәм аларның икмәк башакларын карадылар. Арча шәһәре Татарстанның зур районнарның берсе булып тора. Татар милли сәнгатен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән күп кенә бөек кешеләр шушы җирдә туып үскән. Татарстанның үсешенә бик күп өлеш кертә Арча районы үзенең бөек шәһесләре белән.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр үзләренең якташлары, авылдашлары турында сөйләделәр. Чарада балалар бик теләп катнаштылар сорауларга җавап бирделәр.
Белгеч сүзләренчә, мондый чаралар гомуми күзаллауны киңәйтергә ярдәм итә, республиканың төрле шәһәрләре турында күзаллау тудыра һәм үз иленең тарихына карата кызыксыну тәрбияли.