Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Табигатькә көзге сәяхәт” чарасы.

2020 елның 18 сентябре, җомга

 

 2020 елның 18 сентябрендә Югары- Утар балалар йортында тәрбияче Әскәрова М.С. балаларның танып белү эшчәнлеген арттыру максатыннан интернат җирлегендә урнашкан паркка экскурсиягә алып чыкты.

Яшь буынны табигатькә сакчыл, җаваплы караш рухында тәрбияләү өчен балаларда күзәтүчәнлек, әйләнә-тирәлекнең һәм тулаем табигатьнең торышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк. Экскурсия-балаларны табигать белән таныштыру буенча эшнең бер формасы. Экскурсия вакытында бала табигать күренешләрен табигый шартларда күзәтә ала.. Паркка экскурсияләр-ул табигый шартларда тере табигать объектларын күзәтү мөмкинлеге бирә. Балаларның күзәтүчәнлеге һәм кызыксынучанлыгы яхшырак үсә. Балалар экскурсияне елның теләсә кайсы вакытында бик яраталар, ә көз - бик шәп вакыт. Быел ул барыбызны да бигрәк тә җылы һава торышы, көзге кояш белән сөендерде. Экологик тәрбия бирү кысаларында 18 нче сентябрьдә безнең интернатта тәрбияләнүчеләр көзге урманга мавыктыргыч экскурсия ясадылар, Чарага түбәндәге максатлар куелды: -балаларның тере табигатьтәге көзге үзгәрешләр турында белемнәрен баету һәм системалаштыру; -саф һавада балаларның сәламәтлеген ныгыту; -табигать дөньясына мәхәббәт, кызыксыну, бер-береңә һәм табигатькә карата эмоциональ-дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү . Экскурсия барышында балалар алтын көзнең табигатенә сокландылар . Агачлар, куаклар карадылар. Балалар үсемлекләр һәм кошларның тормышын күзәттеләр, көзге буяуларга һәм табигатьнең матурлыгына , аңа сак булдырыру кирәклеген аңладылар.. Безнең балалар бик теләп яфраклар, күркәләр , матур көзге букетлар җыйдылар. Сәяхәт мавыктыргыч маҗара гына түгел, ә барлык тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү чарасы да булды. Өлкәннәр белән бергә балалар тере табигатькә сакчыл карарга, дөньяда барысы да үзара бәйләнгәнлекне аңларга өйрәнделәр. Балалар бик теләп һавада йөгерделәр, Балаларга урмандагы сәяхәт бик ошады,. Мондый сәяхәтләр-экскурсияләр балаларга кирәк, алар тәрбияләнүчеләргә күп шатлык китерә..Балалар сәяхәттән күңел күтәренкелеге, уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International