Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар психолог Чулпан Галләмова белән «Театр паркы» на сәяхәт кылдылар, чара Бөтендөнья туризм көне кысаларында үткәрелде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның ял вакытларын төрлеләндерү, аларның шәхесләрен гармонияләштерү, уңай хисләр һәм кәеф күтәрү, тормыш сыйфатларын яхшырту.
Сәяхәт вакытында социаль хезмәт алучылар көзге табигатьнең матурлыгын күрделәр, шигырьләр сөйләделәр, Татар драма театрының яңа бинасын күреп сокландылар. Кәефләрне күтәрү өчен «Элемтә бар», «Син күрмәгәнне мин күрәм» күнегүләре башкардылар. Сәяхәтне үз тәэсирләре турында фикер алышу белән тәмамладылар. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, экскурсиядә вакытларын кызык итеп үткәрделәр, үзләрен яхшы хис иттеләр.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның кәефләре күтәрелде, арыганлыклары, талчыкканлыклары кимеде, психоэмоциональ торышлары яхшырды.
Чарада ун кеше катнашты.